Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай машина төзелеше компаниясе «Weichai Power» җитәкчелеге белән очрашты

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай машина төзелеше компаниясе «Weichai Power» генераль директоры Тан Сюгуанг белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортныда узды.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Россия Федерациясе белән Кытай Халык Республикасы арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдереглән Татарстан- Кытай элемтәләрен киңәйтүгә аеруча игътибар бирә.

"Без КХР белән актив хезмәттәшлек итәбез. Ел саен Кытайга безнең рәсми һәм бизнес делегацияләребез бара. Кытай партнерлары да Татарстанга җавап итеп килә. Шул ук вакытта Кытай провинцияләре белән төбәкара мөнәсәбәтләр дә үсә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул хәбәр иткәнчә, Пекинда Татарстанның сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшли, ә  узган ел Казанда Кытайның Генераль консуллыгы ачылды.

ТР Президенты билгеләгәнчә, берничә Кытай компаниясе белән хезмәттәшлек турында килешүләр гамәлдә. Нефть химиясе, машина төзү, автомобиль төзү, мәгълүматлаштыру, авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрдә уртак эшчәнлек алып барыла.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Weichai Power» - бүгенге көндә Кытай һәм дөньяның алдынгы сәнәгать корпорацияләренең берсе. "Сезнең двигательләр "КАМАЗ" авыр йөк машиналарын җитештерүдә кулланыла. Алга таба безнең предприятиедә автомобиль өлешләрен җитештерү буенча, шулай ук гомумән безнең хезмәттәшлекне үстерүгә мөмкинлекләр дә бар", - диде ТР Президенты.

Тан Сюгуанг сүзләренчә, «Weichai Power» Россия компанияләре белән хезмәттәшлек итүне әһәмиятле саный. "Безнең "КАМАЗ" белән элемтәләр яхшы. Ышанам, Татарстанга визитыбыз кысаларында безнең алга таба хезмәттәшлегебезнең алга таба адымнарны билгеләрбез, аерым алганда, республикада производствоны локальләштерү мөмкинлекләре турында сөйләшердез", - диде ул.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International