Татарстан Республикасы белән Ленинград өлкәсе икътисадның төрле юнәлешләрендә - машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, транспорт өлкәсендә хезмәттәшлек итә ала һәм хезмәттәшлек итәргә тиеш. Бүген бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Ленинград өлкәсе губернаторы Валерий Сердюков белән очрашуда белдерде. Очрашу Санкт-Петербургта Ленинград өлкәсе Хөкүмәт бинасында узды.
Ленинград өлкәсе губернаторы Валерий Сердюков очрашуда Татарстан делегациясен сәламләде. Ул төбәкләр арасында күптәнге дустанә һәм эшлекле мөнәсәбәтләр җайга салынган дип билгеләп үтте. Күптән түгел Ленинград өлкәсе делегациясе республикада эш сәфәрендә булды. “Яңа эш юнәлешләре күрдек, аерым алганда, технопарклар һәм индустриаль зоналар ачканда”, - дип белдерде В.Сердюков.
Шулай ук аның сүзләренә караганда, Ленинград өлкәсен республиканың кече һәм урта бизнесны үстерү тәҗрибәсе кызыксындыра. Губернатор билгеләп үткәнчә, өлкәдә кече һәм урта бизнес өлеше җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Аны арттыру өчен Ленинград өлкәсендә индустриаль парклар челтәре булдыру планлаштырыла.
Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов Ленинград өлкәсенең логистика үзәкләрен үстерүдә һәм чит ил инвесторларын җәлеп итү тәҗрибәсен билгеләп үтте. Ул шулай ук республиканың икътисади потенциалын белдерде. Ленинград өлкәсе белән Татарстан “Ford-Sollers” уртак предприятиясен ачу нәтиҗәсендә, тагын да тыгызрак элемтәдә торачак, чөнки аларда компаниянең автомобиль заводлары эшләчәк.
Рөстәм Миңнеханов технопарклар оештыру өлкәсендә республика тәҗрибәсе белән уртаклашты. ТР Президенты фикеренә каараганда, кече һәм урта бизнес өчен мондый мәйданчыклар булдарганда һәрберсенең эшчәнлек юнәлешен билгеләү зарур. “Кече бизнес эре бизнес янәшәсендә булырга тиеш”, - дип ышаныдрды ТР Президенты һәм уңышлы проект буларак, “Мастер” Кама индустриаль паркын мисал итеп китерде.
Шулай ук республика башлыгы Ленинград өлкәсе хезмәттәшләренә “Бәләкәч” балалар бакчасы төзелеше программасы һәм балалар туклануының заманча системасын оештыру тәҗрибәсе турында сөйләде.
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.