Бүген Казанда хатын-кыз машина йөртүчеләр арасында автомобильдә күп төр ярыш буенча беренче ачык Бөтенроссия ярышлары старт алды.
Ярышларны ачу тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе җитәкчесе полиция генерал-майоры Виктор Нилов катнашты.
Республика Хөкүмәте башлыгы ярышларда катнашучыларга уңышлар, яхшы кәеф һәм Татарстан башкаласында вакытны күңелле уздыруларын теләде.
Виктор Нилов ярышларны Казанда оештырган өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. “Чарада катнашучыларга ярышларда бөтен осталыкларын күрсәтүләрен телим. Миңа хәзерге вакытта руль артындагыларга бераз түземлек һәм игелеклелек җитми кебек тоела. Бүгенге көндә юлларда көндәшлек нәтиҗәсендә күп кенә аварияләр килеп чыга”, - диде ул.
Әле күптән түгел генә, моннан 10 ел элек руль артындагы хатын-кыз ир-атлар арасында еш кына көлке объекты санала иде. Хәзер исә вәзгыять үзгәрде. Руль артындагы гүзәл зат юл хәрәкәтенең тулы хокуклы катнашучысына әверелде, дип ассызыклады ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров ярышларны ачу тантанасында.
Дәүләт автоинспекциясе оешуга 75 ел тулуга багышланган ярышлар Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча гамәлләр унъеллыгы кысаларында үткәрелә. Ярышларда Россиянең 47 төбәгеннән 100 гә якын хатын-кыз машина йөртүче катнаша.
Татарстан командасына дүрт хатын-кыз керә, аларның машина йөртү стажы 13 елдан 17 елга кадәр. Барысы да «АвтЭль» хатын-кызлар клубы әгъзалары. Аларның кайберләре өчен автомобиль хәрәкәт итү чарасы гына түгел, ә акча эшләү чарасы да.
Конкурсантларның барысы да берничә этапны узачак. Ярышларның теоретик өлешендә алар алдында юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтү бурычы тора. Тест компьютерда һәм билетлар буенча үткәрелә. Нәтиҗәгә дөрес җавапларның саны гына түгел, билетларны чишүгә сарыф ителгән вакыт та йогынты ясаячак.
Ярышларның икенче этабында исә конкурсантларга машина йөртү осталыгын күрсәтергә - вакытка катлаулы элементлар булган трасса буйлап үтәргә туры киләчәк.
Ярышларны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы иртәгә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе кино һәм концертлар залында узачак.