Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Strategic Marketing & Exhibitions» компаниясе җитәкчесе Дауд Әль-Шезави белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Дауд Әль-Шезави белән берничә кат очрашканы бар. Әль-Шезави - Дубайда ел саен уздырыла торган Инвестицион форум президенты. Әлеге форум эшендә Татарстан делегациясе актив катнаша. Аның KazanSummit халыкара икътисадый саммитында катнашу өчен Казанга 2016 елда һәм быел килгәне бар.
«Strategic Marketing & Exhibitions» компаниясе бүгенге көндә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә күргәзмәләр һәм конференцияләр оештыручыларның алдынгысы, шул исәптән ул WorldSkills Abu Dhabi 2017 ярышларын да оештырды.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабидагы һөнәри осталык чемпионатын оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде.
Дауд Әль-Шезави Казанда 2019 елда узачак әлеге чемпионатның да иң югары дәрәҗәдә узачагына ышануын белдерде.
Яклар 2019 елда Казанда WorldSkills чемпионатын уздыру мәсьәләләрендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре һәм алга таба "Казан-ЭКСПО" күргәзмә үзәген, Идел буе төбәкләрендә иң эре күргәзмә үзәге буларак дөнья дәрәҗәсендә алга этәрү турында сөйләштеләр.
Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе, «КАЗАН ЭКСПО» ҖЧҖ генеральдиректоры Роберт Миңневәлиев, ТР Президенты тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, "Ак Барс" ХК АҖ генераль директоры Иван Егоров катнаштылар.