ТР Президенты КФУның химия корпусына беренче ташны салды

2011 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Бүген органик химия буенча Халыкара Бутлеров конрессы кысаларында Бутлеров исемендәге Химия институтының яңа корпусы нигезенә таш салынды.

Бу тантаналы чарада Рөстәм Миңнеханов, Россия фәннәр академиясе Казан фәнни үзәге директоры Олег Синяшин, Казан мэры Илсур Метшин, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башка рәсми затлар катнашты.

Төзелеш химия корпусының элеккеге бинасы артында башланган.

“Без бүген университетның яңа химия корпусына нигез салыну тантанасында”, - дип башлады үз чыгышын КФУ ректоры. “Федераль университет булгач, уникаль җиһаз алу мөмкинлеге чыкты, ул кайдадыр торырга һәм эшләргә тиеш...”, - диде Илшат Гафуров.

Ул республика җитәкчелегенә күптән көтелгән химия корпусы төзелешен башларга ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты, КФУ Попечительлек советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Казан химия мәктәбе традицияләрен билгеләп үтте. Республика башлыгы агымдагы елның мартында Химия институтында булуын искәртте. Ул вакытта КФУ Бутлеров исемендәге Химия институты өчен яңа бина төзергә кирәклеге хакында килешү төзелгән. “Россиядә иң яхшы, көчле нефть химиясе тармагы була торып, мондый химия институты өчен оят”, - дип борчылуын белдерде Рөстәм Миңнеханов.

“Биредә заманча институт пәйда булсын, безнең галимнәр көндәшлелеккә сәләтле булсын өчен барыбыз да көч куячакбыз”, - дип ассызыклады ул. Ә бу үз чиратында республиканың нефть химиясенең көндәшлелеккә сәләтлелеген җитди күтәрәчәк.

“Безнең университет – башкаланың магниты кебек. Яшьләр игътибарын җәлеп итәрлек урыннар күбрәк булган саен – Казанга күбрәк тартылачаклар”, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов Казан хакимиятенә башлангыч эш өчен рәхмәт белдереп.

ТР Президенты чыгышы ахырында бирегә җыелучыларны Бутлеров исемендәге Химия институтының яңа корпусына нигез салу вакыйгасы белән котлады.

“Без төзелештә актив катнашырга һәм кыска вакытта проектны гамәлгә ашырырга әзер”, - диде “ТАИФ” ҖЧҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов. Республикада ТР нефть химиясе комплексын үстерү буенча 3 нче программаны гамәлгә куярга керештеләр дип белдерде ул. Аның сүзләренә караганда, программаның төп өлеше кадрлар әзерләү һәм яңа технологияләр эшләүдән гыйбарәт.

Казан мэры Илсур Метшин да бүгенге чараны мөһим вакыйга дип атады. “Казан университеты ТР башкаласы өчен горурлык булды һәм булачак. Казан университеты, аның тарихы белән башкала тарихы бәйле”, - дип билгеләп үтте ул һәм Казан федераль университеты чәчәк атсын өчен шәһәр җитәкчелеге барысын да эшләячәк” дип белдерде.

Рәсми чыгышлардан соң Бутлеров исемендәге Химия институты яңа корпусы нигезенә таш салынды. Нигезгә шулай ук 3 тәңкә дә салынды. Беренчесе Казан университетына нигез салуны символлаштыручы 19 гасырныкы. Икенчесе – Бутлеров исемендәге хәзерге Химия институты корпусы төзелгән 1953 ел тәңкәсе һәм 2011 ел – яңа корпуска нигез салынган ел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International