Рөстәм Миңнеханов: WorldSkills чемпионатын оештырганда Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән үрнәк алачакбыз

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International халыкара оешмасы президенты Саймон Бартли, WorldSkills International халыкара оешмасы башкарма директоры Дэвид Хоуи, WorldSkills Abu Dhabi 2017 президенты Мөбәрәк Әл Шәмси һәм WorldSkills Abu Dhabi 2017 башкарма директоры Али Әл Марзуки белән очрашты. Очрашуда Россия Федерациясе ягыннан «Яшь һөнәрмәннәр (Ворлдскиллс Россия)» берлеге гендиректоры Роберт Уразов, «Росатом» атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе гендиректоры Алексей Лихачев катнашты. 

Очрашу барышында яклар үткән ярышлар көне турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов тагын бер тапкыр WorldSkills оештырылу дәрәҗәсенә соклануын белдерде.    

WorldSkills Abu Dhabi 2017 президенты Мөбәрәк Әл Шәмси Оештыру комитеты эшен югары бәяләгән өчен рәхмәт белдерде: «Без бүген Сезнең ярышлар белән шәхсән кызыксынуыгызны күрдек. Сез бер минутка да телефоныгызны куеп тормадыгыз һәм үз камерагызга барысын да төшереп бардыгыз. Бертуктаусыз безгә четерекле сораулар биреп тордыгыз, бер уйлаганда күзгә күренми торган детальләр турында да. Бу исә Казандагы чемпионат лаеклы дәрәҗәдә узар дигән өметләр уята».

«Әлбәттә, БГӘдә WorldSkills дөнья чемпионатын әзерләү кысаларында зур эш башкарылган. Монда һәр нәрсә мөһим бит. Безгә WorldSkills International хезмәттәшләребез бик ярдәм итте», - дип мөрәҗәгать итте ул Саймон Бартлига һәм Дэвид Хоуига: «Без бүген Абу Дабида 80 илдән берничә мең катнашучы һәм эксперт кабул итәбез. Ярышларны бөтен дөньядан килгән 750 массакүләм мәгълүмат чарасы вәкилләре яктырта. 4 көн эчендә ярышларны 105 меңнән артык тамашачы караган, шуларның 35 меңе – студентлар һәм мәктәп укучылары».

«Без эшче һөнәрләренең абруен бергәләп пропагандалыйбыз. Бу хәзерге дөньяда бик мөһим. Россиядә эшче һөнәрләрен популярлаштыру буенча зур эш башкарыла, аларның иң яхшы бөтендөнья стандартларына туры килү мәсьәләсе дә безнең өчен бик әһәмиятле. Саймон һәм Дэвид – безнең күптәнге дусларыбыз һәм Казанда WorldSkills чемпионатын уздыру буенча төп киңәшчеләребез дә. Россия Хөкүмәте һәрвакыт безнең өчен ачык һәм оештыру мәсьәләләрен хәл иткәндә төрлечә ярдәм күрсәтә. Без дөньядагы иң югары дәрәҗәгә ирешергә тиешбез. Бигрәк тә, без БГӘдә үрнәк алырлык нәрсәләрне күп күрдек», - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов һәм БГӘ хезмәттәшләрен Татарстан Республикасына чакырды.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International