Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Германия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге илчесе Ульрих Бранденбург белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов немец делегациясенә кайнар сәламнәрен җиткерде. ТР Президенты быелның 11 мартында Чаллыда “КАМАЗ” базасында “Мерседес” йөк машиналарын җыю производствосы ачылуын искәртеп узды. Тантанада Германиянең Россиядәге илчесе дә катнашкан иде.
Республика башлыгы автомобиль сәнәгате, медицина, нефть химиясе кебек өлкәләрдә Татарстан һәм Германия арасындагы динамик хезмәттәшлекне билгеләп үтте. Биредә Ульрих Бранденбургның да өлеше зур. Германия Татарстанга зур күләмдә инвестицияләр кертә. ТР территориясендә 46 предприятие эшли, аларда Германия инвестицияләре дә бар. Хезмәттәшлекне үстерүдә алдагы планнар да юк түгел, немец компанияләре “Алабуга” махсус икътисади зонасының резидентлары булырга мөмкин. Татарстан белән ирекле Саксония дәүләте арасында аеруча җылы мөнәсәбәтләр урнашты.
“Хезмәттәшлек өчен юнәлешләр күп. Турыдан-туры элемтәләр булдыру бик тә мөһим. “Люфтганза”ның Татарстаннан Германиягә туры рейсы бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудыра”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, логистика мәсьәләсе хәл ителгән икән инде, виза режимын гадиләштерүгә бәйле мәсьәләне дә хәл итәргә кирәк. ТР Президенты илчегә Казанда Германиянең виза үзәген булдыру мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Республика башлыгы кичә Казанда старт алган Россия-Германия “Яшь галим атналыгы” кысаларындагы хезмәттәшлек өчен Германиянең белем бирү үзәкләре вәкилләренә рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, Татарстан һәм Германия югары уку йортлары арасында турыдан-туры элемтәләр булдыру зур әһәмияткә ия. Германия мәгариф үзәкләрендә стажировка узу һәм белем алу Татарстан белгечләренең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыра.
ТР Президенты немец галимнәре – аеруча Карл Фуксның – Казан университетының барлыкка килүендә сизелерлек роль уйнавын билгеләп үтте. Хәзерге вакытта немец мәдәни мохтәрияте Татарстанда бик актив. Ул ГФР хакимиятләренә Германиядәге татар диаспорасына ярдәм күрсәткәне өчен ихлас рәхмәтләрен ирештерде.
Рөстәм Миңнеханов Германия спорт командаларының Казанда узачак Универсиадада, спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында һәм футбол буенча дөнья чемпионатында лаеклы чыгыш ясаячакларына өмет белдерде.
“Миндә һәрвакытта да Казанга һәм Татарстанга карата кызыксыну зур булды”, - дип белдерде очрашуда Ульрих Бранденбург. Аның сүзләренә караганда, Татарстан икътисад һәм фән өлкәсендә Германия өчен кызыклы партнер санала.