Алексей Песошин видеоконференцэлемтә буенча 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын уздыруда куркынычсызлык мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Премьер-минстры Алексей Песошин видеоконференцэлемтә буенча 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын уздыруда куркынычсызлык мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмәне РФ милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте директоры – РФ миллли гвардия гаскәрләре башкомандующие, армия генералы Виктор Золотов уздырды. Шулай ук анда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм РФ милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров катнашты.

Киңәшмәне ачып, Виктор Золотов Идел буе федераль округында турнирны оештыручы шәһәрләр күп урнашкан, дип билгеләде. Болар – Казан, Түбән Новгород, Самара, Саранск, аларда иминлекне турнирны уздыру вакытында оештырылган Росгвардиянең дүрт төркеме тәэмин итәчәк.

Росгвардия хезмәткәрләре һәм хәрби хезмәткәрләре җанатарлар бер шәһәрдән икенче шәһәргә барганда, транспорт инфраструктурасы объектларында һәм чемпионатны оештыручы шәһәрләрдә халык күп була торган урыннарда иминлекне тәэмин итүдә катнашачак.

Чарада катнашучылар 2018 елда дөнья чемпионатын уздыру барышында куркынычсызлык мәсьәләләре буенча ведомствоара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International