Минтимер Шәймиев һәм Михаил Пиотровский Болгар тарих-археология комплексында булдылар

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев һәм Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский Болгар тарих-археология комплексына килделәр.

Алар быел сентябрьдә беренче уку елы башланган Болгар ислам академиясендә булдылар.

Кунакларга Болгар ислам академиясе комплексы буенча экскурсия ясадылар, алар күпфункцияле залны, аудиторияләрне, күргәзмә залын, китапханәне, намаз уку бүлмәсен, спорт һәм компьютерлар залларын, Голәмәләр шурасы кабинетын, укучылар һәм укытучылар өчен торак бүлмәләрне карадылар.

Кунакларны ТР Президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев озата йөрде.

Аннары Болгар ислам академиясенең күпфункцияле залы-амфитеатрында академиянең шәкертләре, профессор-укытучылары һәм хезмәткәрләре белән очрашу булды.

Тарихчы-көнчыгышны өйрәнүче, гарәп теле белгече, ислам белгече, тарих фәннәре докторы, профессор, Сакт-Петербург дәүләт университетының шәрык факультеты деканы Михаил Пиотровский үзенең чыгышында комплексны карау мөмкинлегенә сөенүен белдерде. “Хәзер монда матур урында, матур мәчет янында гаҗәеп бина. Мин моны уйлап табучыларны котлыйм, сез бер-бер артлы могҗизалар тудырасыз. Барыгызга да укуда уңышлар, яхшы кәеф, рухи атмосфера һәм яңа белемнәр алуыгызны телим. Сезнең академиянең һәм мәчетнең исеме бөтен дөньяга танылсын, мин ышанам, ислам мәгарифендә, гомумән ислам мәдәниятендә иң абруйлы исемнәр арасында яңгырасын”, - диде ул.

Михаил Пиотровский акдемиягә хаҗ турында, хаҗ тәртипләре, Мәккәдәге изге урыннар турындагы  “Обретение святынь. Футухал харамайн” исемле китапны Һәм үзенең мөселман булмаган кешеләр коръәнне тарих аша аңласын өчен бастырылган  “Исторические предания Корана” исемле китабын бүләк итте.

Михаил Пиотровский шәкертләргә Россиядә ислам мәгарифе концепциясенең кайбер аспектлары турында сөйләде. Ул шулай ук академия шәкертләренең сорауларына җавап бирде.

Алга таба Минтимер Шәймиев Михаил Пиотровскийны “Яңарыш” фонды ярдәме белән төзелә торган Кол Гали кунакханәсе комплексы төзелешенең барышы белән таныштырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International