Татарстан Президенты Казанда шәһәр поликлиникасының яңа бинасын ачты

2017 елның 20 октябре, җомга

Бүген Казанда 21 нче шәһәр поликлиникасының яңа бинасы ачу тантанасы узды (Рихард Зорге ур., 103). Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Ирина Серёгина һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашты.   

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, яңа поликлиника 60 меңләп казанлыга хезмәт күрсәтәчәк. Ул ассызыклаганча, медицина  учреждениесе өр-яңа заманча җайланмалар белән җиһазландырылган һәм медицина ярдәме күрсәтүнең барлык стандартларына да туры килә. 

Аннары Татарстан Республикасы Президенты һәм мәртәбәле кунаклар яңа объектны карап чыктылар. Рөстәм Миңнехановка нур терапиясе блогын, кардиотренажер залны, көндезге стационарны, терапия бүлеген һәм табиблар кабинетларын күрсәттеләр. 

10 мең кв.метрлы бу поликлиника шәһәрдә иң зурысы булачак. Барлыгы 10 бүлек эшләячәк: кабул итү-мәгълүмат, инфекцион, рентгенология, терапия, кичектергесез ярдәм, амбулатор реабилитация, функциональ диагностика, профилактик ярдәм һәм тар белгечлекләр бүлекләре, хатын-кыз консультациясе һәм ир-атлар сәламәтлеге үзәге.   

Поликлиника базасында онкология үзәге дә урнашкан (Республика клиник  онкология диспансеры филиалы).

Моннан тыш, медучреждениедә кардиология, неврология, нейрохирургия һәм травматология операцияләреннән соң пациентларны реабилитацияләү дә башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International