Президент Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендәге Башкортстан рәсми делегациясе Татарстанга сәфәрен бүген Түбән Камада “ТАНЕКО” комплексы мәйданы белән танышудан башлады. Делегацияне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.
Кунаклар биредә ЭЛОУ-АВТ 7 җайланмасы эше белән танышты, үзәк оператор бинасында булды. “ТАНЕКО” генераль директоры Хәмзә Баһманов аларга нефтехимия һәм нефть эшкәртү заводлары комплексын презентацияләде.
Татарстанда нефть, газ, химия комплексының үсеш перспективалары, якын араларда гамәлгә ашырылачак проектлар хакында делегация әгъзаларына “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин бәян итте. “ТАНЕКО” белән танышканнан соң, Башкортстан рәсми делегациясе Чаллыга - “КАМАЗ” ААҖ юл алды.