Башкортстан Президенты Чаллы сәнәгать предприятиеләрендә булды

2011 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Татартстан Республикасына визиты кысаларында Чаллыда булды.

Аны Татарстан Рсепубликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Чаллы мэры Васил Шәйхразиев һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.

Төп җыю конвейеры 3 смена эшләп бер тәүлектә 240 машина җитештерә. Элек бу күрсәткечкә 6 смена эшләп кенә ирешеп була иде.

Икенче пункт – “КАМАЗ” Фәннни-техник үзәге. Кунакларны “КАМАЗ-Мастер” командасы җитәкчесе Семен Якубов һәм команда пилоты Эдуард Николаев каршы алды. Биредә Башкортстан башлыгына предприятиедә чыгарыла торган йөк машиналары һәм автобусларның яңа модельләрен тәкъдим иттеләр.

Аннары Башкортстан Президенты “Мастер” Кама индустриаль паркы территориясендә булды. Анда ул Кама электрон компонентлар заводында һәм “КАМАЗ”ның “Мерседес” йөк машиналарын җыю буенча уртак производствосында булды.

Рөстәм Хәмитовның игътибарын парк та җәлеп итте. Аның 115 мең кв.метр мәйданлы территориясендә 160 тан артык кече һәм урта бизнес предприятиеләре урнашкан. Биредә аларны үстерү өчен барлык шартлар да булдырылган. Предприятиеләр аренда өчен генә түли.

Аннары рәсми затлар “Си - Эн – Эйч – КАМАЗ-Индустрия” ҖЧҖнең “New Holland” авыл хуҗалыгы техникасын чыгару буенча уртак производствосында булды. Предприятиегә 2010 елда нигез салынган, хәзер биредә биналарда ремонт бара, агымдагы елның декабрендә производство тулы көченә эшли башлый. Киләсе елда предпряиятиедә 935 комбайн чыгарылачак.

“Быел уңышны җыеп алу өчен комбайннар җитмәү проблемасы килеп туды. Бүгенге көндә безгә 1000-1500 комбайн кирәк, барсын да берьюлы сатып алып булмаячак”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Хәмитов. Рөстәм Миңэнеханов предприятиедә комбайнның бәясе 7,2-7,5 млн. сум тәшкил итә дип билгеләп үтте. “Лизингта катнашырга һәм комбайннар сатып алырга кирәк. Авыл хуҗалыгы тезхникасы паркын яңарту өчен бер елда 200-300 комбайн сатып алу зарур”, - дип төгәллләде сүзен ТР Президенты.

Соңыннан Рөстәм Хәмитов “КАМАЗ” ААҖ генераль дирекциясендә производствода “SAP” автоматлаштырылган мәгълүмат системасы һәм Татарстан Республикасының мәгълүмат өлкәсе тенденцияләре белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International