Башкортстан Президенты Универсиада авылында һәм Казан университетында булды

2011 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендәге делегация 2013 елгы Универсиада объектларында һәм Казан федераль университетында булды. Кунакларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.
Башкортстан Президенты Универсиада авылында булды. Башкортстан башлыгы студентлар һәм Уеннарда катнашучылар өчен тәкъдим ителгән яшәү инфраструктурасын карады. Шулай ук Р.Хәмитов Башкортстаннан килгән стдуентлар белән аралашты. Аларны сүзләренә караганда, Универсиада авылынды яшәү шартларыннан барысы да канәгать. Башкортстан Президенты экскурсия ахырында Дәрәҗәле кунаклар китабына теләкләр язып калдырды.
Рөстәм Хәмитов “Буревестник” бассейнында һәм Теннис академиясендә булды. Башкортстан Президенты Казан федераль университеты музеенда һәм Лобачевский мемориаль залында булды. Актлар залында кунаклар КФУда белем алучы студентлар һәм Башкортстанның Казанда фәнни химия конгрессында катнашучы галимнәре белән очрашты.
Рөстәм Хәмитов галимнәрне, киләчәктә дә Башкортстан җитәкчелеге төбәкләр арасындагы фәнни элемтәләр үсешен кайгыртачак, дип ышаныдырды. Башкортстан Президенты студентларга яхшы укырга һәм университетны тәмамлагач Башкорстанга кайтырга чакырды. “Безгә квалификацияле белгечләр кирәк”, - дип ассызыклады Башкортстан башлыгы.
Рөстәм Хәмитов КФУна визиты төгәлләнгәч, галимнәр һәм студентлар белән фотога төште, университетның дәрәҗәле кунаклар китабында истәлеккә язма калдырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International