Рөстәм Миңнехановка Хьюстонда сәламәтлек саклауны үстерү мәсьәләсе буенча очрашулар уздырды

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе каршындагы Сәламәтлек саклауны оештыру һәм идарә итү югары мәктәбе җитәкчесе Гүзәл Улумбәкова белән очрашты. 

Очрашу Рөстәм Миңнехановның АКШның Хьюстон шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында узды. 

Очрашуда шулай ук Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасының АКШда сәүдә вәкиле Роберт Гатауллин катнаштылар. 

Яклар сәламәтлек саклау өлкәсендә багланышлар мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. 

Гүзәл Улумбәкова хәбәр иткәнчә, 2016 елда Гарвард университетының иҗтимагый сәламәтлек институтында медицина оешмалары җитәкчеләренең нәтиҗәле идарә итү программасы буенча квалификациясен арттыру уздырылды, ә хәзерге вакытта Гарвардта сәламәтлек саклау өлкәсе җитәкчеләре өчен МВА программасы буенча белем алу оештырылды. 

Гүзәл Улумбәкова Рөстәм Миңнехановка үзенең "Татарстан Республикасының 2025 елга кадәр сәламәтлек саклау стратегиясе" тикшеренүен тәкъдим итте. Тәкъдим итү барышында ул Татарстанда, Техас штатында, Гомумән АКШда, Канадада һәм Төркиядә халык сәламәтлеген анализлау нәтиҗәләре һәм аңа йогынты ясаучы факторлар белән таныштырды.

Шулай ук республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм 2025 елга кадәр гомер озынлыгын 76 яшькә кадәр җиткерүне исәпкә алган стратегиянең өстенлекле юнәлешләре күрсәтелде. Хәзерге көндә Татарстанда уртача гомер озынлыгы 73, 6 яшь. Тикшеренүдә алга куелган максатларга ирешү өчен кирәкле шартлар саналган. Бу шул исәптән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, тәмәке һәм алкоголь куллануның кимүе, дәүләт тарафыннан сәламәтлек саклау өлкәсенә финанслау арту һ.б.

Рөстәм Миңнеханов һәм Гүзәл Улумбәкова тикшеренү нәтиҗәләре турында фикер алышты. Татарстан Президенты, аерым алганда, Сәламәтлек саклауны оештыру һәм идарә итү буенча Югары мәктәп башлыгына төбәкнең сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләре каршында презентация белән чыгыш ясарга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International