«ТАНЕКО» АҖ ("Татнефть" ГАҖ предприятиесе) һәм Chevron Lummus Global LLC Сан-Францискода ниятләр турында меморандумнар имзаладылар.
«ТАНЕКО» комплексында җитештерү нәтиҗәлеген арттыруга юнәлтелгән әлеге документларны имзалау Сан-Франциско шәһәрендә халыкара технологик симпозиум (Global Technology Symposium) кысаларында узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«ТАНЕКО» һәм Chevron Lummus Global LLC арасында меморандум Түбән Камада «ТАНЕКО» да затлы ташлар нигезендә катализаторлар җитештерү җайланмасы төзелешен техник-икътисадый нигезләүгә багышланган.
Икенче документ Түбән Камада брендлы майлар җитештерү технологиясенә һәм майлау материалларын җитештерү җайланмасында проектлауга ярдәм итүгә техник-икътисадый нигезләмә башкаруга багышланган.
Меморандумнарны имзалау компанияләр арасындагы күп еллык уңышлы хезмәттәшлекнең әһәмиятле этабы булачак.