Сан-Францискода «Татхимпласт» ҖЧҖ белән JVIS-USA, LLC арасында автомобильләр төзелеше өчен полимер компаундлар җитештерү буенча сөйләшүләрне дәвам итү турында үзара аңлашу меморандумы имзаланды

2017 елның 24 октябре, сишәмбе

Бүген Сан-Францискода халыкара  технологик симпозиум (Global Technology Symposium) кысаларында берничә документ имзаланды.

Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Беренчедән, «Татхимпласт» ҖЧҖ белән JVIS-USA, LLC арасында автомобильләр төзелешендә һәм сәнәгатьнең башка тармакларында куллану  өчен полимер компаундлар җитештерү буенча Төньяк Америкада уртак предприятие булдыру турында сөйләшүләрне дәвам итү турында үзара аңлашу меморандумы имзаланды.

Искәртик, бүген башта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов JVIS компаниясе президенты Джейсон Мурар һәм  «Татхимпласт» башлыгы Альберт Сөләйманов белән очрашкан иде. Яклар уртак проектны гамәлгә ашыру эшен дәвам итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

Альберт Сөләйманов автогигант ихтыяҗлары өчен компаундлар җитештерү өлешенә «КАМАЗ» ГАҖ белән сөйләшүләр алып бару турында мәгълүмат җиткерде. «Татхимпласт» һәм JVIS-USA вәкилләре, быел ноябрь аенда  Татарстанга килеп, «КАМАЗ» ГАҖ белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләшәчәкләр дип көтелә. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, автомобильләр төзелеше өчен компаундлар җитештерү –  бик актуаль юнәлеш.

Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримовка «Татхимпласт»ның «КАМАЗ» ГАҖ белән хезмәттәшлеге мәсьәләсен тикшереп торырга кушты.

JVIS-USA вәкилләре шулай ук Татарстан вәкилләрен Детройттагы (АКШ) җитештерүләренә килергә дә чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International