Герман Греф: "Татарстан - Сингапур тәҗрибәсен куллануның менә дигән үрнәге"

2011 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы ил үсешендә Сингапур тәҗрибәсен уңышлы куллануда ачык мисал булып тора. Бүген “Россия Саклы банкы” ААҖнең идарә рәисе Герман Греф Россия-Сингапур эшлекле форумы барышында шундый фикерне белдерде. Форум эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе дә катнаша.
VI Россия-Сингапур эшлекле форумының беренче утырышы бүген «Marina Bay Sands» комплексында узды. Чарада катнашучыларга форумга нигез салучы, Сингапурның Россиядәге элеккеге илчесе Майкл Тэй һәм Сингапур сәүдә һәм сәнәгать министры Кьян Лим сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Алар Россия һәм Сингапур арасындагы сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрнең уңышлы үсүен билгеләп үтте һәм әлеге форумның да аларны алга таба ныгытырга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.
Саклык банкының идарә рәисе Герман Греф үз чыгышында Сингапурның 50 ел эчендә Англия колониясеннән икътисади яктан уңышлы дәүләтләрнең берсенә әверелүе хакындагы фикере белән уртаклашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Саклык банкы башлыгы шулай ук Сингапур тәҗрибәсе республикада уңышлы кулланылган өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. Г.Греф фикеренчә, нәтиҗәдә Татарстан икътисади үсештә югары темпларга ирешә. “Татарстан – Сингапур тәҗрибәсен ни рәвешле файдалануның уңай мисалы”, - дип саный Герман Греф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International