Рөстәм Миңнеханов Сингапур Премьер-министры белән очрашты

2011 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында Сингапур Премьер-министры Ли Сянь Лун белән очрашты.

Очрашуда шулай ук “Россия Саклы банкы” ААҖнең идарә рәисе Герман Греф, “Тройка диалог” компанияләр төркеме директорлар советы рәисе Рубен Варданян һәм башкалар катнашты.

Очрашуда Россия һәм Сипгапур арасындагы хезмәттәшлекнең алдагы үсеш перспективалары хакында фикер алыштылар. Шул исәптән, Сингапур белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекнең ихтимал юнәлешләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International