Рөстәм Миңнеханов М7 “Волга” юлының ике яңартылган мәйданы ачылуда катнашты

2017 елның 27 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе урынбасары Андрей Костюк һәм Татарстан транспорт һәм юл төзелеше министры Ленар Сафин бүген тантаналы төстә М7 “Волга” федераль юлының ике яңартылган кишәрлегендә рәсми рәвештә хәрәкәткә старт бирде.

Икедән дүрт полосалыга әйләнгән яңартылган юлның озынлыгы 30 чакрым.

“Бу юлны элек “тормыш юлы” дип атыйлар иде. Киләсе елга без калган өч кишәрлекне тапшырачакбыз һәм М7 машина йөртүчеләр өчен “бәхет юлы”на әйләнәчәк”, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Игорь Левитин.

Ул автомобиль йөртүчеләрнең ике көннән һөнәри бәйрәмнәре булачагын һәм бүген үк бергәләп аларны алкышлап котларга чакырды. Россия Президенты ярдәмчесе ике объектны уңышлы тапшырулары белән котлады.

“Татарстан Конституциясе көнендә безнең өчен язмыш юлы булган М7дә ике мәйданны ача алу безнең өчен бик мөһим. Киләсе елга реконструкцияне төгәлләячәкбез”, – дип җиткерде үз чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул шушы ике кишәрлеккә 10 млрд инвестиця керүен, салынган һәр сумның юлның сыйфатын шактый арттыруга ярдәм итүен билгеләп үтте.

“Бу юллар республика, ил икътисадын үстерүгә ярдәм итә”, - дип җиткерде Татарстан Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International