Бүген ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Россиянең Гадәттән тыш һәм Тулывәкаләтле вәкиле Николай Елизаров белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Россия чит ил эшләре министрлыгының Казан шәһәрендәге вәкиле Радик Вахитов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вазыйфаларын башкаручы Рашат Фәттахов һәм ТР Премьер-министрының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Альфред Закиров катнашты.
Очрашуда катнашкан шәхесләр республиканың Россия чит ил эшләре министрлыгы белән хезмәттәшлеге, Татарстанның халыкара үсеш перспективалары турында фикер алышты.
Татарстан Хөкүмәт башлыгы чит ил эшләре министрлыгы вәкиленә халыкара чараларны оештыруда ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәтен җиткерде. "Без алга таба да халыкара элемтәләрне ныгытырга ниятлибез һәм без чит ил эшләре министрлыгының ярдәменә өметләнәбез", - диде Илдар Халиков.
Николай Елизаров үз чиратында Татарстанның чил ил партнерлары белән актив хезмәттәшлек итүен ассызыклады.