Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясе дәүләт хезмәткәрләре Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

2017 елның 4 ноябре, шимбә

Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Хадыклар бердәмлеге көне белән котлады. 

"Әлеге бәйрәм безгә тарихыбызның батырлык битләрен, гореф-гадәтләрен, Россия халкының гражданлык һәм ватанпәрвәрлеген искә төшерә, - диелгән телеграммада. - Ул уртак йортыбыз - бөек Россия иминлегенә ирешү өчен кирәкле милли ризалык, бердәмлекне символлаштыра. Күп гасырлар дәвамында мәдәни һәм рухи мирасны саклап, без хәзерге заманның бөтен каршылыкларына тора алабыз, илебез үсешен тәэмин итә алабыз". 

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин исеменнән юлланган телеграммада "үткән тарих дәресләре безне туган җирне ярату, илебез язмышы өчен җаваплы булу, җәмгыять бердәмлеге - рухи нигезебез булуын өйрәтә, алар дәүләтебезнең уңышлы үсешенә ярдәм итә". 

Рөстәм Миңнехановны шулай ук Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе Антон Вайно да котлады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International