Бүген Казанда ТР Президенты - “Татнефть” ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта “Татнефть” ААҖнең 2011 елның 8 аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм октябрьгә, агымдагы елның дүртенче кварталына бюджет расланды, 2012 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеге фаразлары буенча фикер алышынды.
Директорлар советы нефть промысле һәм бораулау җиһазлары технологиясен кулалну нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңлады. Шулай итеп, соңгы 5 елда аларны кертүдән җыелган икътисади нәтиҗә 9 миллиард сумнан артып киткән. Өстәмә рәвештә 1288 эш урыны булдырылган.
Нефть продуктларын сату системасын үстерү эшчәнлеге һәм перспективалары нәтиҗәләре, яңа технологияләр кертү исәбенә компания автозаправкалары комплекслары эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү юллары каралды.
“Татнефть” ААҖнең энергетика комплексы предприятиеләрен үстерү программасы буенча фикер алышканнар, шулай ук компания эшчәнлегенең башка мәсьәләләре каралды.