Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья банкының Россия Федерациясендәге директоры һәм даими вәкиле Андраш Хорваи белән очрашты

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья банкының Россия Федерациясендәге директоры һәм даими вәкиле Андраш Хорваи белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, Бөтендөнья банкы экспертлары һәм белгечләре катнашты.

Яклар Бөтендөнья банкы белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлекнең мөмкин юнәлешләре, республикадагы инвестицион климат турында һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Очрашу барышында ассызыкланганча, Татарстанның Бөтендөнья банкы белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар инде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International