Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Погосян "С.П.Горбунов ис. Казан авиация-җитештерү берләмәсе"н үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты

2011 елның 3 октябре, дүшәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” президенты Михаил Погосян белән очрашуы вакытында “Горбунов исемендәге “Казан авиация-җитештерү берләшмәсе”н комплекслы үстерү мәсьәләләре каралды.

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда яклар Казан предприятиесен алга таба үстерү программасын, аерым алганда, хәрби-техник хезмәттәшлеккә кагылышлы мәсьәләләрне күтәрде.

Моннан тыш, “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе”нең яшь кадрлар резервы турындагы нигезләмәсен әзерләү хакында да сүз булган. Нигезләмә корпорация составына керүче предприятиеләргә яшь белгечләрне сайлап алу, исемле стипендияләр булдыру механизмнарын куллануны күздә тота.

“Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” президенты Михаил Погосян Казанда ике көнлек эш сәфәрендә. Визит программасында “Горбунов исемендәге “Казан авиация-җитештерү берләшмәсе”нең җитештерү цехларында булу, предприятиенең эшчәнлек перспективаларына багышланган киңәшмә уздыру каралган.

Көннең икенче яртысында корпорация җитәкчесе Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетында студентлар, аспирантлар һәм фәнни хезмәткәрләр өчен “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясенең үсеш стратегиясе” дигән темага лекция укыячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International