2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек чорында планлаштырылган зур спорт чаралары чемпионатны оештыру өчен Казанның гаять зур өстенлеге булып тора. Бүген “Россия-2018 оештыру комитеты” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Алексей Сорокин Казанда 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлек буенча төбәк оештыру комитеты утырышы төгәлләнгәннән соң журналистларга биргән интервьюсында әнә шулай дип белдерде.
Киңәшмә ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Анда шулай ук ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Владимир Леонов һәм башка рәсми затлар катнашты. Леонов 2018 елда Казанда дөнья чемпионаты уеннарын оештыру һәм үткәрүгә нисбәтле рәвештә Казан башкарма комитетының ФИФА белән килешү йөкләмәләренең үтәлеше буенча инфраструктураның торышы хакында сөйләде.
“Безнең Казанга беренче генә килүебез түгел, - дип ассызыклады Алексей Сорокин. – Без дөнья чемпионатына заявка әзерләүгә төбәк җитәкчелеген актив җәлеп иттек, ФИФА комиссиясен алып килдек, шунлыктан шәһәр һәм тулаем алганда төбәкнең мөмкинлекләре безгә яхшы таныш. Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек чорында планлаштырылган Казандагы зур спорт чаралары (2013 елгы Универсиада һәм 2015 елгы спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты) чемпионатны оештыру өчен гаять зур өстенлек булып тора. Әмма футбол буенча дөнья чемпионатының масштаблары әлеге вакыйгаларны беркадәр узып китә, шулай булгач яхшылап әзерләнергә кирәк. Уртак тырышлык таләп ителәчәк”.
Алексей Сорокин хәбәр иткәнчә, “Россия-2018 оештыру комитеты” коммерцияле булмаган автоном оешмасы әгъзалары Казанда 2018 елгы дөнья чемпионатына планлаштырылган барлык күнегүләр үткәрү мәйданчыкларында, берничә кунакханәдә, 45 мең тамашачыга исәпләнгән футбол стадионында, Меңьеллык мәйданында булган. “Барлык объектларның да торышы яхшы булуын билгеләп үтәргә кирәк. Футбол стадионының ФИФАның барлык таләпләрен үтәп төзеләчәгенә шик юк”, - дип ассызыклады ул.
Рафис Борһанов белдергәнчә, 45 мең тамашачыга исәпләнгән футбол стадионын алга таба эксплуатацияләүдә проблемалар тумаска тиеш. “Аны төзү турындагы карар Россия 2018 елда дөнья чемпионатын үткәрү хокукын яулаганга кадәр кабул ителде, - дип билгеләп үтте министр. – 2013 елда Универсиада үткәрүгә бәйле рәвештә шундый стадион сафка бастыру буенча карар кабул иткәнче без тамашачыларны җәлеп итү, футболга карата кызыксынуны арттыру буенча алдагы мөмкинлекләрне өйрәндек. “Рубин” клубы киләчәктә футбол матчларын әлеге стадионда үткәрер дип көтелә. Без Казандагы барлык зур спорт чаралары да футболга карата кызыксынуны арттырачак, дип уйлыйбыз. Бездә футбол мәктәбе бик актив эшли – бүгенге көндә Россия дәрәҗәсендә тәүге нәтиҗәләребез бар”.