Казан аэропортында “Боинг-737” авиаһәлакәте корбаннарын искә алдылар

2017 елның 17 ноябре, җомга

Казанда “Боинг-737” авиаһәлакәте корбаннарын искә алдылар. Әлеге уңайдан бүген “Казан” халыкара аэропортында матәм митингы узды.

Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, һәлак булучыларның туганнары һәм дуслары катнашты.

Митинг аэропорттагы мемориаль комплекс территориясендә узды.

Чара башланыр алдыннан авиаһәлакәт корбаннарының һәрберсен исемләп искә алдылар.

Җыелган кешеләр фаҗига корбаннарын бер минут тынлык белән искә алды һәм һәлак булганнарның исемнәре язылган мемориалга чәчәкләр куйды.

Искә төшерәбез: фаҗига 2013 елның 17 ноябрендә “Казан” халыкара аэропортында булды. “Мәскәү-Казан” маршруты буенча U9-363 рейсын башкаручы  Boeing 737-500 авиалайнеры Казан аэропортына төшеп утырганда һәлакәткә юлыкты. Самолетта булган барлык кешеләрнең дә (44 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы) гомере өзелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International