Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Түбән Кама муниципаль районының Түбән Кама шәһәре белән Сычуань провинциясенең Мэйшань шәһәре арасында Хезмәттәшлек турында килешү һәм Кукмара муниципаль районының Кукмара шәһәре белән Чжэцзян провинциясенең Юйхуань шәһәре арасында Хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды.
Документлар Рөстәм Миңнехановның Сычуань провинциясенең Мэйшань шәһәре мэры Ло Цзямин белән һәм Чжэцзян провинциясенең Юйхуань шәһәре мэры У Цайпин белән очрашу барышында имзаланды. Татарстан Республикасы ягыннан документка Түбән Кама муниципаль районы һәм Түбән Кама шәһәре башлыгы Айдар Метшин һәм Кукмара муниципаль районының Кукмара шәһәре башлыгы Сергей Димитриев кул куйды.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе белән Кытай Халык Республикасы арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлгән төрле яклы Кытай белән мөнәсәбәтләргә республика зур игътибар бирә. «2015 елның октябрендә мин Сычуань провинциясендә булдым. Без уңышлы очрашулар уздырдык һәм кызыклы сәнәгать предприятеләрен карадык. Төбәкләребез арасында хезмәттәшлек үсә бара», - диде Татарстан Президенты.
2015 елның ноябрендә Татарстан башкаласында Чэнду шәһәре белән Казан шәһәре арасында үзара дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру буенча меморандум имзаланды.
«Минем белүемчә, Чжэцзян провинциясе Кытайның алга киткән провинцияләреннән санала. Монда электроника һәм югары технологияләр, авыл хуҗалыгы һәм медицина үсеш алган», - диде Рөстәм Миңнеханов Юйхуань шәһәре чэры У Цайпин белән әңгәмәсендә.