Татарстанда балалар сәламәтләндерү лагерьларында, ресурс үзәкләрендә, яшүсмерләр клубларында, муниципаль архивларда капиталь ремонт төгәлләнде

2017 елның 18 ноябре, шимбә

2017 елда Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 43 муниципаль берәмлекнең күпфатирлы торак йортларның капиталь ремонт объектларында 3 мең 702 тикшерү уздырылган, нәтиҗәдә 17 муниципаль районда 54 куркынычсызлык техникасын бозу факты ачыкланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә республиканың муниципаль районнары башлыклары катнашты.

Алексей Фролов 2017 елда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасының барышы турында җиткерде. 2017 елда Кыска вакытлы планны гамәлгә ашыру гомуми мәйданы 6,2 млн. кв.  метрлы 991 күпфатирлы торак йортта 232 мең 145 гражданның яшәү шартларын яхшыртырга тиеш.

2017 елда 146 мәгариф объекты, шул исәптә 36 мәктәп һәм 7 коррекцион мәктәп һәм 110 мәктәпкәчә оешманы төзекләндерү планлаштырылган. 16 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, 146 объектта капиталь ремонт 100%ка башкарылган.

Республикада балалар сәламәтләндерү лагерьлары, ресурс үзәкләре, яшүсмерләр клублары, муниципаль архивларда да капиталь ремонт төгәлләнгән.

16 ноябрьгә капиталь ремонт үткәрелергә тиешле 44 мәдәният учреждениесенең 2 объектында эш бара.

2017 елда 42 муниципаль берәмлекнең авыл советы бинасын капиталь ремонтлау планлаштырылган. 16 ноябрьгә шуларның 1объектында эш бара (Азнакай районы).

Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә 74 амбулатор-поликлиника учреждениесен капиталь ремонтлау каралган, шуларның 67 объектында эшләр төгәлләнгән.

Республикада шулай ук сыер фермаларын, яшелчә саклау урыннарын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяләре төзү программасы гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International