Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Хошимин шәһәренә (Вьетнам Социалистик Республикасы) килде. Аэропортта аны Россия Федерациясенең Хошиминдагы Генераль консулы Алексей Попов каршы алды.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Хошимин Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчелеге белән очрашачак һәм Татарстан һәм Вьетнам эшлекле даирәләре арасында хезмәттәшлекне ныгыту мөмкинлекләре турында фикер алышачак.
Партнёрлык мөнәсәбәтләрен үстерү мәсьәләләре «Вьетнам - Татарстан». бизнес-форумында җентекләп каралачак. Татарстан вәкилләре Вьетнам бизнесменнарына республиканың икътисадый һәм инвестицион потенциалы турында сөйләячәк, соңрак берничә очрашу уздырылачак.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов планнарында Хошимин шәһәренең Халык комитеты рәисе Нгуен Тхань Фонг белән очрашу да каралган.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Сайгон югары технологияләр паркына (SHTP) барачак.