Рөстәм Миңнеханов Кама Аланында яңа медицина үзәген ачты

2011 елның 7 октябре, җомга

Бүген Кама Аланында хастаханә һәм тернәкләндерү үзәгенең яңа биналарын ачу тантанасы узды. Тантанада ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов, ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Равил Моратов, шулай ук, РФ төбәкләр үсеше министры урынбасары Юрий Осинцев катнашты.

Рөстәм МИңнеханов медицина үзәгенең нәкъ менә Кама Аланында ачылуына аеруча шат булганын ассызыклады. "Әлеге бистәнең бөтенләй перспективалары булмаган чаклары бар иде, - диде ул. - Ә соңгы вакытта биредә спорт комплексы, индустриаль парк һәм менә хәзер медицина үзәге ачылды".

Рөстәм Миңнеханов бинаның Россия хөкүмәтенең моношәһәрләргә ярдәм итү карары нигезендә төзелгәнен искә төшерде. ТР Президенты Россия Хөкүмәте рәисе Владимир Путинга рәхмәтен җиткерде, шулай ук, беренче вице-премьер Игорь Шувалов, РФ төбәкләр үсеше министрлыгы, "Внешэкономбанк"ка да рәхмәт сүзләрен җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International