Рөстәм Миңнеханов “Казан моторлар төзү берләшмәсе” ААҖ коллективын предприятие оешуның 80 еллыгы белән котлады

2011 елның 7 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан моторлар төзү берләшмәсе” ААҖ коллективын предприятие оешуның 80 еллыгы белән котлады. “Казан моторлар төзү берләшмәсе”нең 80 еллыгына багышланган тантана “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә узды.
Рөстәм Миңнеханов предприятие җитәкчелеге һәм ветераннар адресына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Татарстан башлыгы шулай ук “Казан моторлар төзү берләшмәсе” ААҖ коллективына Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев исеменнән котлау сүзләрен тапшырды.
“Бүгенге көндә “Казан моторлар төзү берләшмәсе” ААҖ – республиканың иң югары технологияле предприятиеләреннән берсе”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, предприятиедә кертелә торган яңа технологияләр, белгечләр әзерләү буенча белем бирү программалары иң катлаулы җитештерү бурычларын хәл итәргә мөмкинлек бирә.
“Предприятиенең иминлеге күп кенә факторларга бәйле, - дип ассызыклады ул. – Шул исәптән, стратегик партнерга да”. “Казан моторлар төзү берләшмәсе” ААҖ өчен “Газпром” шундый партнер булып тора.
Рөстәм Миңнеханов предприятие алдынгыларына дәүләт бүләкләре – ТР Президентының Рәхмәт хатларын, “Фидакарь хезмәте өчен” медальләрен, Татарстан Респуликасының мактаулы исемнәрен тапшырды.
“Казан моторлар төзү берләшмәсе”нең 80 еллыгына багышланган тантана концерт программасы белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International