Бүген Татарстан Президенты эш сәфәре белән Зәй районында булды.
Сәфәрдә республика башлыгын ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Зәй районы башлыгы Татьяна Воропаева озатып йөрде.
Татарстан Президенты реконструкция үткәрелгән “Зәй” тимер юл вокзалын ачу тантанасында катнашты. Вокзал 1961 елда файдалануга тапшырылган, аның мәйданы 266 квадрат метр тәшкил итә. Станция аша ерак арага йөри торган 10 поезд һәм 2 шәһәр яны поезды уза. Капиталь ремонт эшләренә 31,1 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Вокзалны ачу тантанасында Татьяна Воропаева Татарстан һәм Россия тимер юллары җитәкчелегенә вокзалны реконструкцияләү проекты өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, капиталь ремонттан соң вокзал бик күркәм төс алды. Бу – республикада реконструкция үткәрелгәннән соң файдалануга тапшырылучы өченче вокзал.
“Хөрмәтле зәйлеләр, без Россия тимер юллары белән бергә вокзалларны тәртипкә китерәбез. Пассажир үзен уңайлы хис итәргә һәм барлык хезмәтләрдән файдаланырга тиеш. Сезне вокзал ачылышы белән котлыйм”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренә караганда, Татарстан Куйбышев тимер юлы өчен стратегик партнер һәм иң эре йөк озатучылардан санала. Якын киләчәктә йөк әйләнеше ике тапкыр артачак. ТР Президенты Россия тимер юллары җитәкчелегенә хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
“Без ел саен Татарстанда реконструкция үткәрелгән вокзаллар ачабыз, бу инде күркәм традициягә әверелде. Һәр вокзал аннан алдагысына караганда территориясенең төзеклеге ягыннан яхшырак булып чыга”, - дип ассызыклады “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы – Куйбышев тимер юлы башлыгы Сергей Кобзев.
ТР Президенты һәм кунаклар вокзал комплексы, заманча билет кассалары, Россия тимер юллары символикасы төшерелгән яңа пассажир составы белән танышты.
Шуннан соң республика башлыгы “Радость” социаль-тернәкләндерү үзәгендә булды.
Бинаның гомуми мәйданы 961 квадрат метр тәшкил итә, шуның 671 квадрат метрын тернәкләндерү чаралары үткәрелә торган кабинетлар били, калган мәйданда стационар бүлмәләре урнашачак.
Үзәккә 1,84 миллион сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелгән. Якын көннәрдә ВУМН ҖЧҖнең иганә акчаларына бинада 1,3 миллион сумлык сильвинит Сплелеокамера төзү ниятләнә. Иганәче хисабына шулай ук 1,24 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылган.
Үзәк директоры Лидия Ларионова кунакларга мәйданны киңәйтү нәтиҗәсендә үзәктә яңа хезмәтләр күрсәтелә башлавы хакында сөйләде.
2009 елдан үзәктә “Атлант” костюмы кулланыла торган кинезотерапия сенанслары кертелгән.
Үзәктә шулай ук профессор Рыбаков тарафыннан булдырылган “Тиса” тренажер-мәгълүмат системасында тернәкләндерү курслары үткәрелә. Клиентларны сәламәтләндерүдә кулланылучы биомеханик тренажерларның тагын бер төре - Агашин һәм “Гравислайдер” тренажерлары.
“Радость” үзәге белән танышканнан соң ТР Президенты аның директорына медицина җиһазлары сатып алу өчен сертификат тапшырды.
“Әлеге үзәктә сезнең өчен барлык шартлар да тудырылган. Йортыгыз безгә ошады. Биредә лаеклы кешеләр эшли”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов пациентларга комплекс белән танышканнан соң.
Зәй инвалидлар җәмгыяте рәисе Илдус Талипов ярдәм күрсәткәне өчен республика башлыгына рәхмәт белдерде.
“Үзәктә пациентлар өчен барлык шартлар да тудырылган. Бассейн, джакузи, тренажер залы, процедура кабинетлары, коляскада йөрүчеләр өчен лифт бар. Үзәктә барлык категория инвалидлар – балалар һәм өлкәннәр тернәкләндерү курслары уза”, - дип сөйләде журналистларга Илдус Талипов.