Рөстәм Миңнеханов: “Безгә “РОСНАНО” белән уртак эшчәнлекне активлаштырырга кирәк ”

2011 елның 11 октябре, сишәмбе

Татарстан белән “РОСНАНО” җәмгыятенә алга таба хезмәттәшлекне үстерү һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен, кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте йортында “РОСНАНО” ААҖ идарә рәисе урынбасары Андрей Малышев белән очрашуында шулай дип белдерелде.

Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчелегенең “РОСНАНО” белән Татарстан хезмәттәшлегенең гамәлдәге торышын тикшереп, кайбер проблемалы мәсьәләләрне ачыклавын җиткерде. Президент Татарстан ягыннан кайбер эшләнеп җитмәгән моментлар булуны да искәртте. Сүз, аерым алганда, Татарстан вузлары һәм предприятиеләренең “РОСНАНО” белән эшчәнлеккә бик сүлпән җәлеп ителүе хакында бара. “Үз адресыбызга тәнкыйтьне кабул итәбез. “РОСНАНО” белән эшләү теләгебез көчле. Безгә ешрак очрашырга, идеяләр белән яшәмичә, конкрет проектларны алып барырга кирәк”, -дип ассызыклап узды Рөстәм Миңнеханов.

“РОСНАНО” ААҖ идарә рәисе урынбасары Андрей Малышев, үз чиратында, ике арадагы хезмәттәшлекне үстерү һәм активлаштыруның мөмкин булган юнәлешләрен барлады. Хезмәттәшлекнең ике як өчен дә аңлаешлы механизмнарын табарга кирәклекне искәртте.

Андрей Малышев хәбәр иткәнчә, компания, беренче чиратта, әзер эшләнмәләрне производствога кертүне финансларга омтыла. Шул ук вакытта югары уку йортлары һәм фәнни үзәкләр эшләнмәләрен финанслауны башка чыганаклардан, мәсәлән, төрле фондлардан алырга мөмкин, ди ул. Андрей Малышев сүзләренә караганда, “РОСНАНО” Татарстан фәнни үзәкләрен әлеге фондлар белән элемтәгә кертүдә арадашчы булырга әзер.

Ул Татарстанда нанотехнологик сәнәгатьне үстерү ысулларының берсе итеп инде гамәлдә булган нанотехнологик компанияләрнең республикада бүлендек предприятиеләрен төзүне саный. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, шундый компанияләргә Татарстанда эшләү өчен яхшы шартлар тудырырга әзер булуларын белдерде. “Аларны “Алабуга” МИЗ ына, башка мәйданнарга урташтыруга, сату базарларын эзләүдә ярдәм итәргә әзербез”, -ди Татарстан башлыгы.

“РОСНАНО” идарә рәисе урынбасары компаниянең Татарстанның эре компанияләре белән хезмәттәшлеге дә нәтиҗәле булыр, дигән фикердә. Ул Татарстан компанияләре җитәкчеләренең “РОСНАНО” вәкилләре белән очрашуын оештырырга тәкъдим итте. Татарстан Президенты исә “РОСНАНО” мөмкинлекләрен “Татнефтехиминвест-холдинг” җәмгыятенең Директорлар советы утырышында презентацияләү тәкъдимен кертте. “Безгә уртак эшчәнлекне активлаштырырга кирәк. Киләчәк нанотехнологияләрдә, яңа продуктта. Бу стратегик әһәмияттәге юнәлеш”, -дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Президент очрашу нәтиҗәләре буенча якын арадагы уртак эшчәнлек планын билгеләүче беркетмә әзерләргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International