Рөстәм Миңнеханов Украинаның РФ дәге илчесе белән очрашты

2011 елның 11 октябре, сишәмбе

Татарстан белән Украина арасында икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Украинаның РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Ельченко белән очрашуында каралды.

Рөстәм Миңнеханов “Укртатнафта” ААҖ тирәсендәге вәзгыять ике яклы мөнәсәбәтләр үсешен сизелерлек тоткарлый дип белдерде. Шул ук вакытта ТР Президенты авиасәнәгать секторында дистә еллар дәвам иткән нәтиҗәле хезмәттәшлек белән горурланып була, дип искәртә. Ул Казан вертолет заводында җитештерелгән меңнәрчә вертолетның Украинаның “Мотор Сич” предприятиесе двигательләре белән тәэмин ителүен ассызыклады.

Владимир Ельченко, үз чиратында, Украинаны Татарстан белән берлектә яңа Ан-70 хәрби-транспорт самолетын җитештерү кызыксындыруын хәбәр итте.

ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры-ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов белдерүенчә, республика башлыгы очрашу барышында шулай ук ягулык эшкәртү белән бәйле яңа уртак технологик проектны гамәлгә ашыру перспективаларын өйрәнү буенча күрсәтмәләр биргән. Украина ягы Казан белән Украина шәһәрләре арасында туры авиаэлемтәне яңарту теләген җиткергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International