Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Нәфис-Биопродукт" комбинатын ачты

2011 елның 12 октябре, чәршәмбе

Бүген Лаеш районының Усад бистәсендә яңа производство – “Нәфис-Биопродукт” җәмгыятенең майонезлар, кетчуп һәм соуслар җитештерү, төргәкләү комбинаты ачылды. Әлеге яңа производство “Нәфис” компанияләр төркеменә керүче предприятиеләр җитештерә торган майонез, кетчупларның ил базарындагы өлешен арттырыга да ярдәм итәчәк, ди җитәкчелек. Яңа производствоны ачу тантанасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасы депутаты,“Нәфис” компанияләр төркеме хуҗаларының берсе Ирек Богуславский, идарә рәисе урынбасары Андрей Донских җитәкләгән Россия “Саклык банкы” делегациясе, “Внешэкономбанк” делегациясе , Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлык-ведомстволар җитәкчеләре һ.б. катнашында узды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа производство ачылуның “Нәфис” компанияләр төркеменең зур тырышлыгы, Россия “Саклык банкы” белән уңышлы хезмәттәшлек нәтиҗәсе булуын ассызыклап, бүгенге көннең зур бәйрәм булуын искәртте. “Алга таба да уртак тырышлык белән барлык идеяләрнең тормышка ашуын, амбицияле бурычларның хәл ителүен телим”, - дип белдерде республика башлыгы. Рөстәм Миңнеханов, Ирек Богуславский һәм Андрей Донских символик төймәгә басканнан соң, яңа производствога старт бирелде.

“Нәфис-Биопродукт” җәмгыятенең майонезлар, кетчуп һәм соуслар җитештерү, төргәкләү комбинаты “Нәфис” компанияләр төркеменә керүче яңа предприятие. Проектны финанслауда компанияләр төркеме дә, аның составындагы “Казан май комбинаты”, “Казан май экстракция заводы” да, чит ил партнерлары да катнашкан. Комбинатның төзелешендә Россия “Саклык банкы”ның инвестиция ярдәме аерым урын алып тора. Банкның идарә рәисе урынбасары Андрей Донских үз чыгышында “Нәфис” компанияләр төркеменең “Саклык банкы”ның күптәнге партнеры булуын искәртеп, бүгенге яңа предприятиенең ачылуы кулланучылар өчен продукция ассортиментын киңәйтергә ярдәм итәр, компания үсешенә яңа этәргеч бирер дигән ышанычта калды.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский ассызыклап узганча, майонезлар, кетчуп һәм соуслар җитештерү, төргәкләү буенча заманча комбинат “Нәфис” компанияләр төркеме составында соңгы 8 ел эчендә ачылган инде өченче яңа производство. Бу матур традиция алга таба да дәвам итсен иде, дигән теләктә калды ул.

Бүген ачылган майонезлар, кетчуп һәм соуслар җитештерү, төргәкләү комбинаты проект куәтенә 5 ел эчендә чыгар дип көтелә. Комбинатның җитештерү куәтләре елына 186 мең тонна әзер продукция чыгаруга исәпләнгән. Биредә майонез-кетчуплар җитештерү технологиясе “Нәфис” компанияләр төркемендәге охшаш производстводан сизелерлек аерыла. Биредә җиһазлар да, продукция тутырыла торган савытлар да тагын да заманчарак, базарда зур сорау таба торган. Производствоның төп өстенлеге продукциясенең ПЭТ,РР-банкалар, ПЭТ-шешә, Топ-даун кебек яңа инновацияле төргәкләрдә чыгарылуында, ди җитәкчелек һәм мондый төргәкләрнең әле Россиядә беренче булып чыгарылуын искәртә. Ирек Богуславский журналистлар белән әңгәмәдә ассызыклаганча, бу предприятие, нигездә, югары куллану үзлекләренә ия булган төргәкләргә йөз тота. “Предприятие традицион продуктлар – майонез, кетчуп, соуслар, үсемлек майлары җитештерүдән тыш, өстәмә рәвештә яңа төрле продуктлар – яшелчәдән тәмләткечләр, горчица, аджика, сироплар, кайнатмалар, куертылган сөт һ.б. җитештерүгә дә алыначак”, -ди Ирек Богуславский. Аның аңлатуынча, продукция ассортиментын киңәйтергә биредә үк заманча инновацион төргәкләр производствосы җайга салыну мөмкинлек бирә дә инде. Шуңа күрә предприятиенең сату базары да киңәячәк, көндәшлеккә сәләте дә артачак, дип саный ул.

“Нәфис-Биопродукт” җәмгыяте– “Үсемлек орлыгыннан майны тирәнтен эшкәртү юлы белән сыгу буенча җитештерү комплексы төзелеше” дигән инвестиция проектнын реализацияләү өчен “Нәфис” компанияләр төркемендә махсус төзелгән компания. Орлык эшкәртүне бердәм җитештерү чылбыры ярдәмендә алып баруны күздә тотучы әлеге комплекс берничә производствоны эченә ала. Алар - бүген ачылган майонез, кетчуп һәм соуслар җитештерү, төргәкләү комбинаты, май сыгу өчен орлыкларны кабул итү, эшкәртү һәм саклау элеваторлар комплексы, рапс орлыгын сыгып үсемлек мае һәм рапс түбе (шрот) ала торган май сыгу заводы, май чистарту заводы һәм май саклагычлар паркынннан гыйбарәт. Әлеге комплексны тулысынча эшләтеп җибәрү өчен 16 млрд сумга якын инвестицияләр салыначак. Ирек Богуславский аны иң эре комплекс дип атады. Ул, беренчедән, республикада югары җитештерүчәнлекле 1100 яңа эш урыны булдыруга ярдәм итә, казнага килүче салым түләүләрен арттыра, тармакта көндәшлекне үстерүгә булышлык итә.

Әлеге инвестиция проектын гамәлгә ашыруның төп максаты – майонез, кетчуп, соуслар базарында чит илләрнекенә көндәшлек тудырырлык югары технологияле продуктлар җитештерү, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен сату базары белән тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International