Республикада гамәлдәге мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыру күпкатлы торак йортларны капиталь төзекләндерү схемасы буенча алып барылачак. Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстанда “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды турында”гы законның үтәлешенә багышланган киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
Видеоконференция режимында оештырылган киңәшмә “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды” дәүләт корпорациясенең генераль директоры Константин Цицин катнашында узды.
Рөстәм Миңнеханов бүгенге киңәшмәдә ассызыклаганча, әлеге мөһим программа кимендә өч елга исәпләнәчәк. Президент аның озаграк вакытны эченә алу ихтималын да кире какмый. “Аны әзерләгәндә торакны капиталь ремонтлау буенча шушы елларда Татарстанда тупланган тәҗрибә исәпкә алыначак”, -ди Президент. Аның ассызыклап узуынча, мәктәпләрнең дә казна акчалары исәбенә түбәләрен, тәрәзәләрен, инженерлык челтәрләрен яңарту күздә тотыла. Калган өлешне төзекләндерү өчен муниципалитетлар спонсорлар эзләргә, финанслауның башка чыганакларын табарга тиеш була. “Мәктәпләрне капиталь төзекләндерүгә елына кимендә 1 млрд. сум финанслар тотылачак. Мөмкинлекләребездән чыгып, аның күләме артырга да мөмкин”, - дип искәртте Президент.