Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи урыннарында чираттагы җәяүле экскурсиядә булды.
Республика башлыгы күптән түгел ТР Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнгән Олеся Балтусова озатуында Адмиралтийская бистәсендә булды. Экскурсиядә шулай ук Татарстан прокуроры Кафил Әмиров, республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммунал хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов катнашты.
Олеся Балтусова җәяүле экскурсиядә Рөстәм Миңнехановка Адмиралтийская бистәсе тарихы һәм биредәге Казан адмиралтействосы турында сөйләде. Биредә төрле вакытларда император Петр I, императрица Екатерина II, язучы Александр Дюма булган. Хәзерге вакытта биредә тарихи һәйкәлләр калмаган диярлек. Казан адмиралтействосының 300 еллык юбилее 2018 елда билгеләп үтеләчәк.
Олеся Балтусова хәзер Адмиралтийская бистәсе буенча туристлык маршруты уза – автобуслар Зөя һәм Раифадан Идел буйлап кайта дип белдерде. Олеся Балтусова сүзләренә караганда, Адмиралтийская бистәсендә нәрсәдер күрсәткәнче, күбрәк сөйләргә туры килә.
Рөстәм Миңнеханов фикеренә караганда, адмиралтействосының 300 еллык юбилеена әлеге бистә кебек тарихи районны торгузуга федераль казнадан ярдәм алуга ирешергә кирәк. Республика башлыгы Олеся Балтусовага Адмиралтийская бистәсен торгызу концепциясен эшләү белән шөгыльләнүне йөкләде.