ABBYY Language Services компаниясе 2013 ел Универсиадасына лингвистик хезмәтләр күрсәтергә мөмкин. Ул хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов компаниянең генераль директоры Иван Смольников белән сөйләште. Очрашуда шулай ук вице-премьер - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, Универсиада Дирекциясе директоры урынбасары Азат Кадыйров та катнашты.
ABBYY Language Service компаниясе ABBYY компанияләр төркеменә керә. Компания текстларны профессиональ тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Клиентлары арасында Microsoft, IKEA, РЖД кебек компанияләр бар. ABBYY Language Service Сочиада узачак Олимпиадага да лингвистик хезмәтләр күрсәтәчәк.
Очрашуда компаниянең Универсиадага әзерлек чараларында катнашу мөмкинлеге турында да сүз барды. Компания мәгълүмати материаллар, брошюралар тәрҗемә эше белән шөгыльләнә алыр иде.