Рөстәм Миңнеханов: Республикада «Бердәм Россия» партиясе гамәлгә ашыручы проектлар халык ихтыяҗларына нык бәйле

2017 елның 2 декабре, шимбә

Ел саен Татарстанда халык ихтыяҗларын исәпкә алып формалаштырыла торган 30дан артык дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXVII конференциясендә хәбәр итте.

Чара Казанда К. Тинчурин ис. Татар дәүләт театрында узды. Анда партиянең Генераль советы Секретаре вазыйфаларын башкаручы, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе урынбасары Андрей Турчак һәм  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» БСП ТТБ секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. 

Республика партия оешмасы активын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, партиянең Татарстанның иҗтимагый-сәяси үсешендәге роле күп факторлар белән билгеләнә. «Иң беренче чиратта үз эшебездә без депутатлар корпусының тотрыклы партия күпчелегенә таянабыз. Шәһәрләрнең һәм районнарның администрацияләре башында бөтен җирдә дә диярлек «Бердәм Россия» бүлекчәләре җитәкчеләре тора, бу партиянең урыннарда позицияләрен ныгытуга ярдәм итә. Моннан тыш, республикада гамәлгә ашырылучы партия проектлары халык ихтыяҗларына нык бәйләнгән», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанның «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары республиканың социаль-икътисадый үсеше стратегиясенә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Партия активына абруйлы  җәмәгать лидерлары, иң яхшы укытучылар һәм табиблар, күренекле фән һәм мәдәният әһелләре, данлыклы спортчылар, уңышка ирешкән бизнесменнар керә.

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, партиянең киләчәк съезды  илнең иҗтимагый-сәяси үсешендәге аерым бер чорда узачак. «Халыкара вәзгыятьнең киеренке шартларында, Россиягә каршы икътисадый санкцияләр һәм мәгълүмати басым дәверендә без гражданнарның берләшүен сизәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – «Бердәм Россия», әйдәүче сәяси көч буларак,  илдә, шулай ук республикабызда җәмгыятьнең барлык сәламәт көчләрен туплау өчен үзенең аерым җаваплылыгын аңлый».

Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, 3,5 айдан илдә Россия Федерациясе Президентын сайлаулар булачак. «Сайлау кампаниясе әле башаланмаса да, күпләр инде үз фикерләрен беләләр. Татарстанлыларның 80 проценттан артыграгы илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путинның сәясәтен һәм күп кырлы эшчәнлеген хуплый. Бу позиция илнең халыкара абруе артуга, Россиянең төрле яклап куәте ныгуга, патриотизм үсүгә, Россия Президентының стратегик инициативаларын өзлексез гамәлгә ашыруга нигезләнгән яңа тормыш сыйфаты торгызуга таяна», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентына сәнәгать, инфраструктур үсеш, бөтендөнья дәрәҗәсендә чаралар үткәрү буенча республика инициативларын и перспектив проектларын хуплаган өчен рәхмәт белдерде. «Болар бар да Татарстанны югары тормыш дәрәҗәсе булган төбәк итәргә ярдәм итә», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Чыгыш азагында Татарстан Республикасы Президенты, «Бердәм Россия» партиясенең киләчәк съезды Россия җәмгыятенең бердәмлеген ныгытуга, илнең һәм аның бөтен төбәкләренең чәчәк атуына китерерлек мөһим карарлар кабул итәр, дип өмет белдерде.

Аннары сәламләү сүзе белән Андрей Турчак чыгыш ясады

Шуннан соң Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең 2017 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International