Рөстәм Миңнеханов: Социаль юнәлешле КБО IV форумында: КБО өчен грантлар күләме елына 10 млн. сумнан 20 млн. сумга кадәр арттырылачак

2017 елның 2 декабре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның IV республика форумында катнашты.

Чара Казанда «Корстон» КСККда узды.

Форум башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Татарстан коммерциячел булмаган оешмалары инициативалары күргәзмәсе белән танышты. Кунакларны яшь армейцлар сәламләде.  

Пленар утырышта төп нотык белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин чыгыш ясады. Ул республика коммерциячел булмаган оешмаларының 2017 елдагы казанышлары турында сөйләде һәм киләчәкккә бурычларын билгеләде.   

Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның IV республика форумында катнашучыларны сәламләде.  

«Өченче форумнан соң безнең уртак планнарыбызны гамәлгә ашыру Татарстанның иҗтимагый тормышында уңай үзгәрешләр турында сөйләү өчен нигез булды, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Моны бүгенге чыгышлар һәм форум секцияләре эше раслый. Коммерциячел булмаган оешмалар өчен Россия Федерациясе Президенты грантларын бүлү конкурсы йомгаклары Татарстанда граждан җәмгыяте институтларының үсә баручы өлгергәнлеген тану булды, анда республика Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң иң яхшы төбәк дип танылды. Президентыбыз Владимир Владимирович Путин җәмгыять институтлары үсешенә зур игътибар биргәнне күрәбез без».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген җәмәгатьчелек катнашыннан башка граждан-патриотик тәрбияне; хәйрияне; социаль яклауны; хокук яклау эшчәнлеген һәм хокукый тәрбияне; сәламәтлек саклауны; спортны; мәгарифне; мәдәниятне; экология һәм волонтерлар хәрәкәтен күз алдына да китерергә мөмкин түгел.

«10 елдан артык Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы республикада иҗтимагый процессларны җайга салуның мөһим үзәге ролен үти», - диде ТР Президенты.

Боларның барысын да исәпкә алып, Татарстан Президенты коммерциячел булмаган оешмалар өчен грантлар күләмен елына 10 млн. сумнан 20 млн. сумга кадәр артырырга кирәк дип саный.     

Ул искәрткәнчә, алдагы форумнарда хупланган карарларның берсе граждан җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеш өчен махсус президент премиясен гамәлгә кую иде. Бу премияне «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» закон кабул иткән көнне тапшыру яңа традициягә әверелде.

«Шуның белән бергә республикада уңышлы эшләп килүче иҗтимагый оешмалар һәм иҗтимагый хәрәкәтнең лаеклы вәкилләре күп, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Шуңа бәйле рәвештә мин Татарстанның иҗтимагый җәмгыяте үсешенә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Президенты премияләре санын биштән сигезгә кадәр арттыру турында карар кабул иттем: 5 – юридик затлар өчен һәм 3 – аерым гражданнар өчен».

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, ресурс үзәкләре коммерциячел булмаган оешмалар гамәлгә ашыра торган проектларның нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итәләр. Моның мисалы – Казанда һәм Чаллыдагы үзәкләр эш тәҗрибәсе. Киләчәктә Әлмәттә ресурс үзәге ачу эше алып барыла. Ул шулай ук Иҗтимагый палатаның 2019-2020 елларда республика шәһәрләрендә өч ресурс үзәге булдыру турындагы тәкъдимен хуплады, шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең дәүләт программасына тиешле үзгәрешләр кертүен сорады.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International