Илдар Халиков Качалов театрын 220 еллык юбилее белән котлады

2011 елның 14 октябре, җомга

Бүген Татарстан башкаласында театр сәнгатен яратучылар өчен зур вакыйга - В.И.Качалов исемендәге Зур драма театры 220 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Бәйрәм кичәсендә качаловлылар театр тарихы турында сөйләде, якты эз калдырган артистларны искә төшерде, «Дядюшкин сон», «Трехгрошовая опера», «Визит дамы», «Роковые яйца», «Глумов», «Скрипач на крыше», «Квадратура круга», «Тайна дома Вернье», «12 стульев», «Вишневый сад» кебек спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков Качалов театры коллективын юбилей белән котлады. “Беренче тапкыр 220 еллык юбилейда катнашам, - дип башлады чыгышын ТР Премьер-министры. – Барыгызны да, шундый искитмәле театрыбыз булу белән котлыйм. Бу театрның режиссерлары, актерлары республикадан читтә дә танылган бөек шәхесләрнең эшен дәвам итә. Без һәр көнне диярлек бу залга килеп, спектакль караганнан соң елмаеп, шатлык күз яшьләре, бөтенләй икенче төрле фикерләр белән кайтып китә алуыбыз белән бәхетле кешеләр. Бүген без кайчандыр Горький яки Толстой кебек бу залда утырып актерларның гадәти булмаган уеннарына соклана алабыз”.

Шулай ук Илдар Халиков театр коллективына ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Рәхмәт хаты, 100 млн. сумлык сертификат һәм 2 автобус бүләк итте.

Моннан тыш, бәйрәм кичәсендә актрисалар Надежда Ешкилева һәм Елена Ряшинага ТР атказанган артистлары исемнәре бирелде. Качалов театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры Александр Славутскийга ТР халык артисты исеме бирелде.

Үз чиратында А.Славутский Илдар Халиковка театрның юбилей медален бүләк итте.

Бүген Качалов исемендәге театр – күп милләтле төбәк башкаласында рус театр мәдәнияте үзәге булган әйдәп баручы театр коллективларының берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International