Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» волейбол клубын Россия Кубогында чираттагы җиңүе белән котлады. Котлау телеграммасы Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы «Динамо» ОГО ФСО рәисе Әсгать Сәфәров, «Зенит-Казан» ВК президенты Рәфкать Кантюков, команданың баш тренеры Владимир Алекно һәм клуб коллективы адресына җибәрелде.
«Хөрмәтле Рәфкать Габделхәй улы, Фәрит Хәйрулла улы, Әсгать Әхмәт улы һәм Владимир Романович! Кадерле спортчылар!
Сезне Россия Кубогында җиңүегез белән котлыйм! Бу республикадагы волейбол сөючеләр өчен бик әйбәт яңалык һәм, әлбәттә, легендар Владимир Романович Алекно туган көненә иң шәп бүләк тә.
«Кузбас» белән финал уены чыннан да бик киеренке барды, әмма осталык һәм характер ныклыгы ярышында Казан зенитчылары соклангыч уен күрсәттеләр һәм лаеклы рәвештә җиңүгә ирештеләр.
Спортчыларга һәм бөтен тренерлар штабына, шулай ук клубка күп еллар буена ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм. Безнең командага Чемпионнар лигасында «Тулуза» командасы белән уйнаганда уңышлар телим. Нык сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар сезгә.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».