Энгель Фәттахов Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде

2017 елның 8 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Актаныш муниципаль районында булды.

ТР  Премьер-министры катнашында социаль объектларны карау, җитәкчелек белән очрашу планлаштырылган иде.

Төп чараларның берсе - Алексей Песошинның ТР Актаныш мунципаль районы советының чираттан тыш сессиясендә катнашу.

ТР Актаныш мунципаль районы советының чираттан тыш сессиясе барышында депутатлар Энгель Фәттаховның Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнүе өчен тавыш бирделәр.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев һәм Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов сессиядә бу вазифаларыннан азат ителде.

Сессиядә шулай ук ТР  вице-премьеры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International