Сентябрьдә Татарстанда 1,2 млн электрон хезмәт күрсәтелгән

2011 елның 19 октябре, чәршәмбе

Сентябрьдә Татарстанда 1,223 млн. дәүләт хезмәте электрон рәвештә күрсәтелгән. Шуларның яртысыннан күбрәге - ЮХИДИ штрафларын түләү. Ул хакта бүген дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен электрон рәвештә бирүгә күчү мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Киңәшмәне ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков үткәрде.

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мәгълүматлары буенча 2011 елның сентябрендә Татарстанда 33 төр дәүләт хезмәте электрон рәвештә күрсәтелгән. Барлык күрсәтелгән хезмәтләрнең 57%ы - ЮХИДИ штрафлары. 18%ы ТР мәгариф һәм фән министрлыгына карый. Күп очракта бу балаларны балалар бакчасына чиратка бастыру. ТР сәламәтлек саклау министрлыгына электрон хезмәтләрнең 12%ы туры килә.

Илдар Халиков бер төркем ведомстволарның хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерүдә актив эшчәнлеген билгеләп үтте. Мисал өчен, Пенсия фонды бүлекчәсе нибары 2 хезмәт күрсәтә, сентябрьдә әлеге хезмәтләрдән нибары 30 кеше файдаланган. Министрлыклар һәм ведомстволарның яртысы гомумән электрон хезмәтләр күрсәтми. Илдар Халиков фикеренчә, мондый потенциал шактый зур. Аеруча ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Дәүләт торак фонды, ТР буенча Федераль миграция хезмәте идарәсе электрон хезмәтләр күрсәтә ала.

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина яңалыклар турында да сөйләде. Әйтик, ноябрьдән башлап кулланучылар порталдагы шәхси кабинетларына банк картасын терки алачак һәм хезмәтләр өчен нибары 3 кликта гына түли алачак.

Шулай ук, ноябрьдән башлап Татарстан халкы смартфоннар өчен яңа төр хезмәттән файдалан алачак.

Илдар Халиков хезмәтләрнең федераль порталы белән элемтәне ныгытырга кирәклегенә игътибар итте. "Үзебезнең идеяләрдән баш тартырга кирәк булса да, бу адымга барырга кирәк. Максатыбыз - үзебезнең уникаль продуктны тәкъдим итү түгел, ә кешеләргә уңайлыклар тудыру", - диде Халиков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International