Илдар Халиков Лениногорскида тыл хезмәтчәннәре истәлегенә куелган һәйкәлне ачты

2011 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Лениногорскида тыл хезмәтчәннәре истәлегенә куелган һәйкәлне ачу тантанасы булды. Тантанада ТР Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков катнашты.

Һәйкәл кую идеясен шәһәр ветераннар советы күтәреп чыга. Иң яхшы мемориал проектына конкурс моннан бер ел элек игълан ителә, анда Лениногорски рәссамы Владимир Степанов җиңеп чыга. Һәйкәл төзү өчен акчаны бөтен район белән җыялар – предприятиеләрнең хезмәт коллективлары, студентлар, мәктәп укучылары, район хакимияте үз өлешен кертә. Нәтиҗәдә, бер елдан соң һәйкәл Советлар Союзы Геройлары аллеясында үзенә лаеклы урынны ала.

ТР Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков, Лениноргски халкына мөрәҗәгать итеп, әлеге шәһәргә һәйкәл ачу өчен инде икенче тапкыр килүен билгеләп үтте – моннан бер ел элек биредә Дан орденының тулы кавалерларына һәйкәл ачылган иде. “Әмма бу һәйкәлгә карата аерым мөнәсәбәт. 10, 12, 14 яшьлек балаларга һәм хатын-кызларга армияне тәэмин итү бурычы йөкләнә, - дип искәртте И.Халиков. – Алар заводларда һәм кырларда тир түгә, үз авызларыннан өзеп барысын да фронтка озата”.

Илдар Халиков һәйкәл төзелешенә үз өлешен кертүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерде һәм тиздән шәһәрдә яңа мемориаллар ачылачагын билгеләп үтте. ТР Президенты вазифаларын башкаручы һәйкәл төзүчеләргә бүләкләр тапшырганнан соң, Илдар Халиков һәм Лениногорски районы башлыгы Рәгать Хөсәенов мемориалдагы япманы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International