Илдар Халиков: "Доступная среда" программасын тормышка ашыруда инвалидларның фикерләре мөһим"

2011 елның 21 октябре, җомга

"Доступная среда" программасын тормышка ашырганда Татарстандагы республика һәм муниципаль хакимият органнары инвалид оешмаларының фикерләрен дә исәпкә алырга тиеш. Ул хакта бүген ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков белдерде. Киңәшмә ТР Хөкүмәт йортында узды. Чарада министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.

"Доступная среда" программасы физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә җәмәгать урыннарында уңайлыклар булдыруны максат итеп куя. Татарстан әлеге федераль программаны тормышка ашыручы берничә пилот төбәкләрнең берсе булып тора. Быел аның бюджеты 696 миллион сум тәшкил итә. "Иң мөһиме - гражданнарыбыз өчен уңайлы шартлар тудыру" - дип ассызыклады Илдар Халиков.

Татарстанда бүген 320 меңнән артык инвалид яши. Аларның 5,8 меңе - чикләүләр белән генә хәрәкәтләнә ала, 9,5 меңе начар күрә яисә күрми, 3,9 меңе начар ишетә яисә бөтенләй ишетми.

ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы программаның беренче этабында инвалидлар еш була торган урыннарда уңайлыклар тудырырга кирәк дип әйтте. Сүз медицина һәм социаль учреждениеләр турында бар. Шул ук вакытта спорт һәм мәдәният объектларына да игътибарны юнәлтергә кирәк.

"Доступная среда" программасының таләпләрен шулай ук хәзерге вакытта төзелә торган объектларда да үтәргә кирәк. И.Халиков фикеренчә, инвалидлар өчен шартлар "Казан" халыкара һава аланында да булдырылырга тиешле.

ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов биналар һәм урамнарда уңайлыклар тудыру мәсьәләсенең чишелешен тәкъдим итте. Аның фикеренчә, ишекләр киң, биналарда махсус лифтлар, машина кую урыннарында уңайлыклар булырга тиеш.

Илдар Халиков ТР хезмәт, халыкны эш урыннары белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына инвалидларга коммерция объектларына керү мөмкинлекләрен тикшерергә кушты.

"Һәр эштә дә инвалидларның иҗтимагый оешмалары вәкилләрен җәлеп итәргә кирәк. Барлык нюансларны исәпкә алырга кирәк", - диде Илдар Халиков. - "Инвалидларның фикерләрен исәпкә алу мөһим. Без бит бу эшне халкыбызга уңайлыклар тудыру өчен эшлибез".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International