ТР Югары Ослан районы башлыгы Александр Тимофеевның кулга алыну сәбәпле ТР Президенты матбугат хезмәте түбәндәгеләрне хәбәр итә. ТР җитәкчелеге алып бара торган ришвәтчелеккә каршы максатчан эш үзенең нәтиҗәләрен бирүен дәвам итә.
21 октябрьдә Казанда ришвәт алган вакытта Югары Ослан районы башлыгы Александр Тимофеев кулга алынды. Хәзерге вакытта ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның Югары Ослан муниципаль районы депутатларына Александр Тимофеевны район башлыгы вазыйфаларыннан азат итү турындагы мөрәҗәгате әзерләнә.
Югары Ослан районы башлыгы Александр Тимофеевның кулга алынуы ТР Президентының ришвәтчелеккә каршы көрәш ысулларын дөрес сайлавын тагын бер дәлилли. Хокук саклау органнары ришвәтчелекне һәр дәрәҗәдә дә тикшерәчәк. Бер генә чиновник та җинаять кылган очракта җаваплылыктан кача алмаячак.
Гаеплеләр тиешле җәзаларын алсын өчен Татарстан җитәкчелеге тикшерү органнарына бар яктан да ярдәм итәчәк.