Рөстәм Миңнеханов: "Динамо-Казан" нәтиҗәләре - Татарстан өчен гаять зур казаныш"

2011 елның 23 октябре, якшәмбе

Хатын-кызларның "Динамо-Казан" волейбол клубы уңышлары белән волейбол белән шөгыльләнүче татарстанлылар саны бермәбер артачак. Ул хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Динамо-Казан" хатын-кызлар волейбол клубы әгъзалары белән очрашуда белдерде. Әлеге команда 2010-2011 еллар Россия чемпионы исемен яулауга иреште. Тантаналы очрашуда ТР Дәүләт Советы, республиканың волейбол федерациясе башлыгы Фәрид Мөхәммәтшин, ТР буенча ЭЭМ башлыгы Әсгать Сәфәров, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Казан мэры Илсур Метшин, "Динамо-Казан" клубының җитәкчелеге, тренерлары һәм уенчылары катнашты.

"Республиканың иң яхшы командаларын Казан Кремлендә хөрмәтләү дигән матур бер гадәт бар", - диде Рөстәм Миңнеханов. - "Динамо-Казан" клубы гаҗәеп нәтиҗәләргә иреште - Россия чемпионатында җиңде, ил Кубогын яулады. Бу безнең җөмһүрият, Россиянең спорт башкаласы өчен зур казаныш".

ТР Президенты сүзләренчә, республикада волейбол белән шөгыльләнүче гражданнарның саны 42 меңгә җитә. "Сезнең уңышларыгыз белән аларның саны бермәбер артачак", - диде ТР Президенты. - Һәр җиңү авыр бирелә. Яулап алынган үрләрне саклап калыр өчен тагы да активрак эшләргә туры киләчәк".

Сәламләү сүзеннән соң, Рөстәм Миңнеханов клуб әгъзалары һәм җитәкчеләренә ТР дәүләт бүләкләрен һәм ТР Президенты рәхмәт хатларын тапшырды. Команданың баш тренеры Ришат Гыйләҗетдинов, "Динамо-Казан" капитаны Мария Борисенко, волейболчылар Екатерина Гамова, Екатерина Уланова, Регина Мороз һәм башкалар "Эчкерсез хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International