Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда "Корстон" КСККда "Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея" ХIII республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. 139 конкурсант сигез номинация буенча бүләкләнде.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры катнашты. 

“Сезнең инновацион идеяләрегез республика һәм ил өчен файдага булыр, дип ышанам”, - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея” XIII конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында.

Чара бүген Казанның “Корстон” комплексында узды. Конкурс 2004 елдан бирле үткәрелә. Оештыручылары – Татарстанның Инвестицион-венчур фонды, Фәннәр академиясе, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы.

“Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея" республика конкурсы быел унөченче тапкыр үткәрелә. Аның максаты – инновацияле эшчәнлеккә этәргеч бирү, фәнни-техник өлкә белгечләренең интеллектуаль казанышларын алга сөрү, Татарстанның фәнни-техник һәм социаль-икътисади бурычларын хәл итүдә Россия төбәкләренең, чит илләрнең интеллектуаль потенциалы кулланышына ярдәм итү.

"Иң яхшы 50 инновацион идея авторларын бүләкләү яхшы традициягә әйләнде. 13 ел эчендә конкурс инновацияләр өлкәсендә мөһим республика вакыйгасына әверелде. Бу чарага кызыксыну арта бара. Быел конкурска 1864 заявка кабул ителгән. Катнашучыларның географиясе киңәюе сөендерә, Татарстан шәһәр-районнары гына түгел, Россия төбәкләре, чит илләр дә катнашырга теләк белдерә", - дип җиткерде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә.

Президент соңгы елларда икътисадны, бизнес алып бару өчен инновацион, инвестицияле инфраструктура булдыру өлкәсендәге каршылыкларга адаптацияләү буенча эш башкарылуын билгеләп узды. Производстволар ачылышы өчен уңайлы шартлар тудыру, транспорт технологияләре, интеллектуаль кадрлар агымы өстенлекле юнәлешләр булуын белдерде. Рөстәм Миңнеханов инновацион юнәлештә үсеш партнерлары булган Россия венчур инвестицияләре ассоциациясе һәм башкаларга рәхмәтен җиткерде.

"Дәүләт һәм бизнесның заманча цифрлы трансформациясе барлык процессларны тизләтә. Бу үзгәрешләрнең үзәгендә һәрвакыт кеше тора. Шуңа күрә кеше потенциалы үсеше – безнең стратегик бурыч. Республикада талантлар күп, аларның идеяләрен тормышка ашыру өчен шартлар булдыру зарур. Мондый бәйгеләр укучыларга, студентларга, яшь галимнәргә укудан тыш үз проектларын алга этәрергә мөмкинлек бирә. Татарстан новатор идеяләре белән көчле. Без еш кына аларны сынау рәвешендә башлап җибәреп, аннары ил буенча таратабыз. Сезнең инновацион идеяләрегез республика һәм ил өчен файдага булыр дип ышанам", - дип Рөстәм Миңнеханов катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлады, уңышлар теләде.

Бүген барлыгы 139 җиңүче диплом һәм премияләргә лаек булды. Җиңүчеләр 8 номинациядә билгеләнгән - "Перспектива", "Мәгарифтә инновацияләр", "Инновацияләргә старт", "Наноимпульс", "Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе проектлары", "Ел патенты", "Социаль әһәмияткә ия инновацияләр", "Яшьләр инновацион проекты" номинацияләре. Рөстәм Миңнеханов кулыннан бүләк алу бәхете “Перспектива” номинациясендә җиңгән яшүсмерләргә һәм яшьләргә елмайды.

10 акыл иясе арасында Казанда IT-лицейның 7 нче сыйныфында белем алучы Артур Лукьянов бар. Аның проекты җәмәгать лифтларында тәмәке тарту очракларын фаш итүгә йөз тота. “Безнең йорт подъездларында, хәтта лифтларда да еш тарталар. Бу тартучының үзе өчен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләр сәламәтлеге өчен дә зыянлы. Бу проект нигезендә, кеше тарта башласа, лифтта тоткын булып кала, ягъни чыга алмый, һәм полиция килә. Полиция аңа штраф сала. Минемчә, бу проект лифтта тартучылар санын киметәчәк”, - дип белдерде Артур. Ул прототип булдырып, лифтка программа ясаган һәм конкурста катнашырга уйлаган. “Укытучым лифтка материал белән ярдәм итте”, - диде Артур.

“Социаль әһәмияткә ия инновацияләр” номинациясендә җиңүчеләрне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәбрикләде. “Бүгенге конкурс яңа талантларны эзләү, яңа идеяләрне ачуның отышлы формасы булып тора. Биредә иң яхшыларны ачыклау өчен мөмкинлек туа. Эшмәкәрлекне үстерү программалары ярдәмендә, Татарстан компанияләре үз бизнесын үстерү өчен яхшы мөмкинлекләр ала. Инновацион эшчәнлектә кадрлар потенциалы, югары квалификацияле белгечләр ачыла. Республика барлык инвестицион компанияләр, новатор компанияләр, җитештерүчеләр белән ачык хезмәттәшлек алып барырга әзер. Мин конкурста катнашучыларга инновацион идеяләренең тормышка ашуын телим. Конкрет нәтиҗәләренең илебезнең киләчәк социаль-икътисади үсешенә өлеш кертүен телим”, - ди Хөкүмәт рәисе.

Башка номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләү гадәттәгечә музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International