Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Язылу бүләк ит” акциясендә катнашты

2017 елның 16 декабре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Татмедиа” АҖнең “Язылу бүләк ит” акциясендә катнашты.

Акция Татарстан Министрлар Кабинетында традицион шимбә киңәшмәсе алдыннан оештырылган иде.

Киңәшмәдә катнашучылар – республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре акцияне хупладылар һәм өлкәннәр йорты, инвалидлар интернаты, балалар йортлары, социаль үзәкләр һ.б. өчен 2018 елның беренче ярты еллыгына “Татмедиа” АҖнең  рус һәм татар телендәге басмаларына язылдылар.

Аерым алганда, Алексей Песошин Кукмара мәрхәмәтлелек үзәге өчен “Салават күпере”, “Ялкын”, “Сабантуй” журналларына язылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International